Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2019, 13:04

Раштуа бәйрәме уңаеннан казанлыларга "Счастливая сиротка" спектаклен күрсәтәчәкләр һәм бәйрәм җырларын башкарачаклар

Чаралар Казанның "Азбука" яшьләр киңлегендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Казан епархиясенең яшьләр бүлеге каршында эшләп килүче театр студиясе казанлыларны Раштуа бәйрәменә багышланган "Счастливая сиротка" спектакленә, шулай ук яшьләр хоры бәйрәм концертына чакыра.

Спектакльнең нигезендә Леонид Жоховның "Мирская захребетница" хикәясе ята, ул дин һәм рухи кыйммәтләр турында сөйли.

Спектакльләр 10 һәм 17 гыйнварда Казанның "Азбука" яшьләр киңлегендә (Япеев ур., 2) узачак. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

Моннан тыш, шәһәр халкы һәм кунаклары Раштуа бәйрәменә багышланган музыкаль кичәдә катнаша алачак. Православие яшьләре хоры әзерләгән концертта шәһәрлеләр таныш Раштуа җырлары һәм шигырьләре ишетәчәк.

Концерт 14 гыйнварда "Азбукада" булачак, 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар