«Бу шәһәр халкы, сугыш елларында хезмәт куйган предприятие хезмәткәрләре өчен, хөрмәтле ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре өчен көтеп алынган вакыйга, – диде Л.Андреева. - Шәһәрлеләрдән һәм төрле берләшмәләрдән Казанның хезмәт батырлыкларын билгеләп үтүне сораган күп санлы мөрәҗәгатьләрне без якынча биш ел элек ала башладык. Ә әлеге исем бирелү турындагы закон проекты кабул ителгәннән соң, безнең адреска сәнәгать предприятиеләре, ветераннар берләшмәләре, «Россия Геройлары» оешмасыннан, волонтерлардан шәһәребезгә бу исемне бирү үтенече белән 30-дан артык күмәк мөрәҗәгать килде». Казан барлыгы 700 меңнән артык имза җыйды, бу шундый югары исемгә лаек булган шәһәрләрне билгеләүдә зур роль уйнады, дип өстәде Л.Андреева.
Законда исем алу өчен шәһәр туры килергә тиешле төгәл критерийлар билгеләнде, шул исәптән предприятиеләр һәм шәһәрлеләр батырлыгының документаль дәлилләре булу да каралган. Тарихи мәгълүматларны раслау белән махсус бәяләмә Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Институт тарафыннан әзерләнгән бәяләмә Россия Фәннәр академиясе бәяләмәсенең нигезенә салынды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль, Ксения Швецова). Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү хөрмәтенә Татарстан башкаласында истәлекле стела куелачак. Моннан тыш, шәһәрнең Бөек Җиңүгә өлеш керткән эре предприятиеләре урнашкан төрле районнарында мемориаллар кую планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева сөйләде.

Казанда мактаулы исем бирүне хуплап 700 меңнән артык имза җыелган

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү турында РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә узган «Җиңү» оештыру комитеты утырышында билгеле булды, дип искә төшерде Л.Андреева.

«Бу шәһәр халкы, сугыш елларында хезмәт куйган предприятие хезмәткәрләре өчен, хөрмәтле ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре өчен көтеп алынган вакыйга, – диде Л.Андреева. - Шәһәрлеләрдән һәм төрле берләшмәләрдән Казанның хезмәт батырлыкларын билгеләп үтүне сораган күп санлы мөрәҗәгатьләрне без якынча биш ел элек ала башладык. Ә әлеге исем бирелү турындагы закон проекты кабул ителгәннән соң, безнең адреска сәнәгать предприятиеләре, ветераннар берләшмәләре, «Россия Геройлары» оешмасыннан, волонтерлардан шәһәребезгә бу исемне бирү үтенече белән 30-дан артык күмәк мөрәҗәгать килде». Казан барлыгы 700 меңнән артык имза җыйды, бу шундый югары исемгә лаек булган шәһәрләрне билгеләүдә зур роль уйнады, дип өстәде Л.Андреева.

Законда исем алу өчен шәһәр туры килергә тиешле төгәл критерийлар билгеләнде, шул исәптән предприятиеләр һәм шәһәрлеләр батырлыгының документаль дәлилләре булу да каралган. Тарихи мәгълүматларны раслау белән махсус бәяләмә Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Институт тарафыннан әзерләнгән бәяләмә Россия Фәннәр академиясе бәяләмәсенең нигезенә салынды.

«Архив документларын җыярга, дәүләт архивын күтәрергә, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүне раслый торган барлык беркетмәләрне карарга кирәк иде. Чөнки сугыш елларында 75 мең казанлы «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләрен алган», – дип сөйләде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары. - Без заводларга мөрәҗәгать иттек, музей хезмәткәрләреннән ярдәм сорадык».

Документлар арасында, шул исәптән, Казанның хезмәт батырлыгы өчен Ленин ордены белән бүләкләнүе турында 1984 елгы Советлар Союзы Хөкүмәте Указы да табылды. Бу документ, башкалар белән бергә, РФ Фәннәр академиясенә җибәрелде, дип өстәде спикер.

«Безнең өчен бу исемгә ия булу - намус эше. Сугыш һәр гаиләгә кагылды. Әйтик, минем әти фронтта сугышкан, ә әни һәм әби бу вакытта телогрейкалар тегкән, - дип шәрехләде Тарих институтының фәнни җитәкчесе Рафаэль Хәкимов. - Бу безнең ватандашларыбызның хезмәт көннәре. Яшьләрнең үз шәһәре, үз халкы тарихын белүе мөһим».

«Хезмәт батырлыгы шәһәре»н бәйрәм итү: салюттан алып истәлекле стелага кадәр

Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелгән көнне төрле бәйрәм чаралары старт алды, дип искә төшерде Л.Андреева. «Шәһәр предприятиеләре яшьләре флешмоб оештырдылар, Казансу өстендә салют гөрләде. Тантана шәһәрнең барлык предприятиеләрендә дә узды, - дип билгеләп үтте ул. - Әлбәттә, пандемия үз төзәтмәләрен кертте, һәм без бу вакыйганы киң билгеләп үтә алмадык. Без киләчәккә берничә чара планлаштырабыз. Мәсәлән, зур тантаналы чара Шәһәр көнендә - 30-нчы августта узачак».

Шәһәр көне алдыннан Казанның Бөек Җиңүгә өлеш керткән барлык районнарында концертлар һәм ветераннарны хөрмәтләү белән массакүләм бәйрәмнәр узачак, дип хәбәр итте спикер.

26-нчы августтан башлап Казанда «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән «Тыл хезмәтчәннәренә игътибар» акциясе старт ала.

1-нче сентябрьдә барлык уку йортларында да Казанга мактаулы исем бирелүгә багышланган тантаналы линейкалар, шулай ук укучыларның тыл хезмәтчәннәре белән очрашулары планлаштырыла. Ай дәвамында Казан мәктәпләрендә тыл хезмәтчәннәре, шәһәр предприятиеләре һәм музей хезмәткәрләре белән ачык дәресләр узачак.

Моннан тыш, барлык уку йортларында «Гаиләңнең хезмәт даны тарихын ач» акциясе узачак.

Шәһәрдә истәлекле стела да барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте Л.Андреева. «Закон нигезендә шәһәр гербы һәм исем бирелү турындагы указ эчтәлеге урын алган истәлекле стела урнаштыру каралган, - диде ул. – Хәзер без бу стеланы урнаштырырга әзерләнәбез, аны урнаштыру өчен берничә урын уйлыйбыз. Моннан тыш, шәһәрнең барлык районнары да сугыш елларында тылда эшләү турында үз тарихларына ия булганлыктан, без тагын берничә мемориал урнаштырырга планлаштырабыз. Алар шәһәрнең аерым урыннарына, аерым предприятиеләргә багышланачак».

Бөек Ватан сугышы елларында Бөтенсоюз ярышларында катнашкан 47 предприятиенең 42-се яхшы эшләре өчен билгеләп үтелгән, 14 оешма 144 тапкыр күчмә Кызыл байраклар алган, дип искә төшерде Яңа тарих бүлеге мөдире, ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айсылу Кәбирова.

«Казанда сугыш елларында 15 меңнән артык мотор, 103 мең тонна дары, 4 млрд заряд җитештерелде, шуларның 1 млн – танылган «Катюша» өчен, – дип өстәде ул. - Казанлылар 200 төргә якын кием-салым һәм кирәк-яраклар булдырды, 1 млн шинель, 2,5 млн шаровар һәм гимнастеркалар комплекты, 6 млн киез итек, 8 млн комплект эчке кием, 5 млн итек тегелде. Безнең шәһәр 45 эвакогоспиталь кабул итте. Бу безнең ватандашларыбыз башкарган хезмәт батырлыгының аз өлеше генә».

Исегезгә төшерәбез, Казаннан тыш, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә Россиянең тагын 19 шәһәре лаек булды: Чиләбе, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижевск, Уфа, Ульяновск, Томск, Иркутск, Иваново, Новокузнецк, Боровичи.
2020-07-07T13:51:43+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.