Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2021, 11:56

Булачак Җиңү көне хөрмәтенә Казан урамнары буйлап хәрби техника узды

Йорт ишегалларында ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырылды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанда тарихи техниканың бәйрәм йөреше узды. Анда катнашучылар автоколонна составындагы хәрби машиналарда шәһәр урамнары буйлап йөрделәр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләре янында якынлашып килүче Җиңү көне белән котлау өчен тукталдылар.

Йөреш Оренбург трактында старт алды, аннары маршрут шәһәр районнары буйлап Сахаров, Коләхмәтов, Коротченко һәм Ямашев проспектында тукталышлар белән узды. Колонна составында йөк автомобиле ЗИС-5, бронеавтомобиль БА-20, пушка макеты белән ГАЗ-67 автомобиле, «Катюша» хәрби машинасы, пушка макеты белән ЗИС автомобиле һәм заманча хәрби транспорт техникасы йөрде. Йөрешнең башында-Т-34 һәм ИС-3 танклары булды. Хәрби техника белән Казан танк училищесы курсантлары һәм «Авторетроклуб-21» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары идарә итте.

Йөрештә катнашучыларның беренче тукталышы Сахаров урамындагы берьюлы ике Бөек Ватан сугышы ветераны – Валентин Александрович Наумов һәм Екатерина Ивановна Зюрина яши торган ишегалларының берсе булды. Алар өчен йөрештә катнашучылар музыкаль бүләк әзерләде – зур булмаган бәйрәм концерты. Ветераннар тәрәзәсе каршынды сугыш еллары җырлары белән «Веселые Волгари» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады.

Валентин Александрович Наумов сугыш вакытында колхозда эшли, 1943 елның октябрендә повестка ала һәм поручик була – аңа «Максим» пулеметы ышанып тапшырыла, соңыннан үзенең хәрби юлын артиллерист буларак дәвам итә, ә 1950 елда аны Австриягә хезмәт итәргә җибәрәләр. Сугыш барышында ул яралана, ләкин сафта кала. Сугышчан хезмәтләре өчен Валентин Александрович медаль ала, орденнары, бүләкләре һәм исемнәре күп. Бу бәйрәмне ветеран дулкынланып каршы ала. Өе янындагы мондый концерт аның өчен көтелмәгән булып чыкты. Валентин Александрович белдергәнчә, ул моңа бик сөенгән.

Күз яшьләре белән, әмма шул ук вакытта елмаю белән Екатерина Ивановна Зюрина котлаулар кабул итә. Кызыл Армия сафларына ул 1941 елның көзендә чакырылган һәм 1942 елдан 1944 елның октябренә кадәр шунда булган. 1943 елның июленнән 1944 елның октябренә кадәр немец баскыны белән сугышларда катнашкан. Үзен иң яхшы элемтәчеләрнең берсе итеп күрсәтә, күпсанлы хәрби операцияләрдә катнаша. «Концерт шәп! Минем яраткан җырларым яңгырый, мин дә элегрәк җырладым бит. Барысының да бәхетле яшәвен телим, сугыш булмасын – менә нәрсә, иң мөһиме», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Екатерина Ивановна. Ул сугышта өч туган энесен югалтуын сөйләде. Алар бергә хезмәт иткәннәр, ләкин ул үзе генә кайта алган. 9-нчы Май аның өчен үзенчәлекле бәйрәм, бу көнне тынычсызланса да. «Мин бу бәйрәмне көтәм! Бигрәк тә хәзер. Пасханы да күрмәм дип тә уйлаган идем. Мин һәрвакыт иртәгәгә кадәр яшәрменме дип уйлыйм. Миңа бит тиздән 100 яшь. Ни өчен мин озак яшим? Чөнки тормышка да, бернәрсәгә дә ачуланмыйм», – дип өстәде Екатерина Ивановна.

Аннары хәрби автоколоннада катнашучылар Ямашев проспектындагы бер ишегалдында тукталып, Владимир Ильич Чуйковны котладылар, Коләхмәтов урамындагы йорт ишегалдында концерт белән Сәхәп Сәләх улы Илаловны, ә Коротченко урамындагы йорт ишегалдында Рәшидә Хөснетдин кызы Мәүлетованы котладылар.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 9-нчы майда, илдә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 76 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Казанда бәйрәм хөрмәтенә берничә махсус чара узачак. Алар арасында – хәрби парад, меңләгән хор чыгышы, балалар тынлы оркестрлары фестивале һәм башкалар.

Фоторепортаж
Ветераннарны ишегалларында котлау белән тарихи хәрби техника йөреше
Видеорепортаж
08.05.2021 10:24
Казанда тарихи хәрби техника йөреше узды
Барлык яңалыклар