Анда Татарстан башкаласында яшәүче танылган кешеләр катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU , 21-нче март). Кичә Казан IT-паркы мәйданчыгында Халыкара бәхет көненә багышланган “Казан – бәхетле кешеләр шәһәре” темасына ачык дискуссия узды. Анда Татарстан башкаласында яшәүче танылган кешеләр катнашты.
Дискуссия кысаларында чакырылган кунаклар сәламәтлек, гаилә тормышы, спорт, мода, матурлык, эш һәм иҗат өлкәләрендә бәхетнең нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар. Шулай итеп, фикер алышуда Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Антон Грачев, дизайнер һәм эшмәкәр Екатерина Борисова, волейбол агенты, “Волеймаг” агентлыгына нигез салучы Елена Чернышова, эшмәкәр, “Түбәтәй” тиз туклану рестораннары челтәренә нигез салучы Солтан Сафин, формаль булмаган белем бирү буенча халыкара эксперт Анна Фельдман, Константин Хабенскийның Арт-резиденциясе (АРТХАБ) проекты директоры Михаил Волконадский, “Игелекле Казан” проекты җитәкчесе Марат Исмәгыйлев, төнге Казан мэры Артур Хосровян катнашты.
Дискуссия барышында оештыручылар төрле интерактив чаралар уздырды һәм бүләкләр уйнатты.
Өстәргә кирәк, 2012 елда БМО 20 мартны Халыкара бәхет көне дип игълан итте. әлеге инициативаның глобаль миссиясе - бәхеткә омтылу планетада яшәгән һәр кешенең аерылгысыз теләге икәнлеге турындагы идеяне хуплау. Россиянең 45 шәһәре, Казанны да кертеп, әлеге инициативаны хуплады һәм үзләренең мәйданчыгында төрле чаралар һәм флешмоблар уздырды.