В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утлы динамик тамашаны бүген кич күрергә мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). Бүген, Космонавтика көнендә, Казан телеманарасында бәйрәмчә яктырту кабызылачак.
Утлы динамик тамашаны ТР башкаласы халкы һәм кунаклары 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак. Ул беренче пилотлы «Восток» космик корабының стартына багышланачак.
Бүген бәйрәмчә яктырту шулай ук Чиләбе, Пермь, Улан-Удэ, Түбән Новгород, Воронеж, Саратов, Якутск һәм башка шәһәрләрдәге телеманараларда да пәйда булачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.