В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кандидатлар арасында Федор Шаляпин, Хәсән Туфан, Илһам Шакиров, София Гобәйдуллина, Александр Арбузов һәм башкалар бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Татарстанда «Үз якташың өчен тавыш бир» исеме астында республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү башланды. ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган рәсми сайтта 45 кандидатның берсе өчен тавыш бирергә мөмкин, алар арасында һәр муниципаль район, Казан һәм Яр Чаллы вәкилләре бар.
Күренекле татарстанлылар арасында шагыйрьләр, спортчылар, галимнәр, сәясәтчеләр, рәссамнар, Ватанны саклаучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар бар. Шулай итеп, Казанда туган опера җырчысы Федор Шаляпин, Аксубай районыннан язучы һәм шагыйрь Хәсән Туфан, Бөгелмәдә туган җырчы Алсу һәм башкалар өчен тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирүдә инде 11 меңнән артык кеше катнашты. Үз тавышыңны февраль уртасына кадәр сайтта бирергә мөмкин.