В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гыйбадәт 11-нче октябрьдә Казанның Изге Варсонофий гыйбадәтханәсендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Чара башланыр алдыннан «Неупиваемая чаша» Изге Ана иконасы каршында догасы тыңланачак. Аннары «Трезвение» җәмгыяте җыелышы узачак. Бәйрәмгә барлык теләүчеләрне дә чакыралар. Үзең белән шәхси саклану чараларын алу зарур. Чара 14.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәте.
Республикада егермеләп аеклык җәмгыять исәпләнә. Аларның төп бурычы - наркоманияне, эчкечелекне, тәмәке тартуны һәм азартлы уеннар белән мавыгуны профилактикалау. «Трезвение» җәмгыяте тернәкләндерү үткәннәргә, бәйлелеге булганнарга гына түгел, аларның туганнарына да ярдәм күрсәтә. Уртак гыйбадәтләр, аеклык нәзерләре һәм системалы рухи-психологик эш кешеләргә һәлакәткә китерүче бәйлелекләрдән котылырга һәм сәламәт яшәү рәвешенә кайтырга ярдәм итә.