В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). 16-нчы июньдә Казанның Вахитов районы йортларының бер өлешендә су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар. Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
16-нчы июньнең 9.00 сәгатеннән 17-нче июньнең 6.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Максим Горький ур., 23/27, 24, 25/28, 26, 26а, 27, 28а, 28/17 (КНИТУ-КАИ), 32, Карл Маркс ур., 68в, 70/10 (сәнгать училищесы), 72 (КНИТУ), 72 корпус б, в, о, Мөштәри ур., 27/1, 27/23, 28/25, 30, 30а, Толстой ур., 6/30 (КДМУ).
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.