В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 18-нче февральдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда тәүлеккә якын су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
18-нче февраль 9.00 сәгатьтән 19-нчы февраль 6.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Бигичев ур., 2, 4, 6а, 8 (185-нче номерлы балалар бакчасы), 10а, 14, 16а, 16, 18, 20 (Балалар республика клиника хастаханәсе сырхауханәсе), 26 (174-нче номерлы мәктәп), 26а; Ваһапов ур., 5, 5а, 5г (кунакханә), 11 (171-нче номерлы мәктәп), 13, 15, 15а, 17 («Ак Бүре» боз аренасы), 17а («Ак Бүре» спорт комплексы), 17 корпус 1 («Ак Бүре» бассейны), Академик Глушко ур., 17, 25 (109-нчы номерлы балалар бакчасы) 29 (185-нче номерлы балалар бакчасы), 31, 33, 37, 39, 39/1, 41, Академик Сахаров ур., 20.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.