В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). 15-16 июльдә Казанның Совет районының кайбер йортларында су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.
15-нче июль көнне 20.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Мамадыш тракты, 28-нче йорттан алып 60-нчы йортка кадәрге җөп санлы йортларда (34-нче һәм 36-нчы номерлы йортлардан тыш), шулай ук 33-нче йорттан алып 129-нчы номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда.
Шул ук вакытта түбәндәге урамнарда да су булмаячак: Азат Габбасов, Александр Курынов, Рәшит Нәҗметдинов, Натан Рахлин, Фикрәт Тәбиев;
Константиновка бистәсендәге йортларда, Зеленая урамы, 18-нче йорттан 60-нчы номерлы йортка кадәр җөп санлы йортларда, 17-нче номерлы йорттан 87-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда, Совет урамы, 118-нче йорттан 162-нче номерлы йортка кадәр җөп санлы йортларда, 111-нче йорттан алып 165-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда, Центральная урамы, 2-нче йорттан 48-нче номерлы йортка кадәр җөп санлы йортларда, 1-нче йорттан алып 43-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда, шулай ук түбәндәге урамнарның барлык йортларында да: Ботаника, Вишневая, Интернациональная, Кленовая, Мир, Мостовой тыкрыгы, Нокса, Озерная, Полевая, Төзүчеләр, Татарстан, Школьная, Ягодная тыкрыгы, Ясенев;
Самосырово бистәсендәге адреслар буенча: Мир урамы,1-нче йорттан 59-нчы номерлы йортка кадәр таксанлы йортларда, 2-нче номерлы йорттан 58-нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортларда Школьная урамы, 18-нче йорттан 48-нчы номерлы йортка кадәр җөп санлы йортларда, 19-нчы номерлы йорттан 53-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортларда, Мир тыкырыгындагы барлык йортларда.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар шәһәрлеләрдән килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.