В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). 27-нче майда Казанның Яңа Савин районында урнашкан кайбер йортларда суны тәүлек буена сүндерәчәкләр. Бу суүткәргечләрне тоташтыру эшләре белән бәйле.
27-нче май 9.00 сәгатьтән 28-нче май 9.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Ф.Әмирхан проспекты, 5, 17, 7 (414-нче номерлы балалар бакчасы), 17б, 19а, Абдулла Бичурин урамы, 2а, 22 (165-нче номерлы мәктәп), Четаев урамы, 20, 22, 24, 25, 27, 27а, Чистай ур., 47, 49, 49а, 51, 53, 53а, 55, 57, 59, 61, 63, 63а.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.