Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 21-нче гыйнвар көнне Казанның Киров районының кайбер йортларында вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
21-нче гыйнвар 9.00 сәгатьтән 22-нче гыйнвар 6.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Алтынов урамы, 2 корп.1, Горький шоссесы, 102 («Кояшлы» балалар лагере), 103 («Заречье» балалар лагере), Залесная урамы, 1, 1а, 1а, 1а/1, 1а/2, 1в, 2, 3, 5, Хибин урамы, 4, 6, 8, 10, 10а, 10а, 10а корп.1, 12, 14, 16 (4 номерлы шәһәр поликлиникасы), 18, 18а.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.