В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык аукцион торгларыннан 35 торак булмаган бина сатылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Ксения Швецова). Казанда өч ел эчендә муниципаль милекне хосусыйлаштыру программасын гамәлгә ашыру хисабына шәһәр бюджетына 678 млн сумнан артык акча кергән. 2017 елдан 2019 елга кадәр ачык аукцион торгларыннан 35 торак булмаган бина реализацияләнгән. Бу хакта бүген Ратушада узган Казан шәһәре думасының XXXIX сессиясендә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.
2017 елдан 2019 елга кадәрге чорда гомуми мәйданы 81 мең квадрат метрдан артык булган 281 объектны хосусыйлаштыру планлаштырылган иде, дип искәртте Р.Галәветдинов. Соңрак шәһәр учреждениеләренә оператив идарәгә түләүсез файдалануга тапшырылган 25 объект планнан чыгарылган.
«Узган вакыт эчендә ачык аукцион торгларыннан гомуми мәйданы 6300 кв.м булган коммерцияле билгеләнештәге 35 торак бина гамәлгә ашырылган, - дип хәбәр итте Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе. - Сатып алуның өстенлекле хокукын гамәлгә ашыру кысаларында арендаторлар тарафыннан милеккә коммерцияле билгеләнештәге 42 торак булмаган бина тапшырылган, аның мәйданы - 6 мең кв м күбрәк, бәясе - 277 млн сумнан артык.
Муниципаль өлешле акционер җәмгыятьләрнең устав капиталларына гомуми мәйданы 207 кв.м булган 9 объект кертелде. Тагын 100-гә якын объект торгларга берничә тапкыр чыгарылган, ләкин ихтыяҗ булмау сәбәпле гамәлгә ашырылмаган, 61 объект арендага тапшырылуга бәйле рәвештә хосусыйлаштыру процессына кермәгән, диде докладчы.
«Программаны үтәү беренче чиратта шәһәр бюджетын хосусыйлаштырудан килгән керемнәр, салым керемнәре белән тулыландыруга юнәлдерелгән», - дип ассызыклады спикер. Аның сүзләренә караганда, программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 2017 елда Казан бюджетына 251,6 млн сум кергән, бу бюджет билгеләнүләренең 99,9%-ын тәшкил иткән, 2018 елда - 260,6 млн сум (бюджет билгеләнүләренең 104,3%-ы) һәм 2019 елда - 166,4 млн сум (бюджет билгеләнүләренең 110,9%-ы). Өч ел эчендә шәһәр бюджетына 678,6 млн сум кергән.
Бүгенге көнгә 2020-2022 елларга Казанның муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлау планы формалаштырылган һәм расланган, диде Р.Галәветдинов йомгаклап.