Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2020, 13:28

2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Бу хакта карар Казан шәһәр Думасының икенче сессиясендә кабул ителде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь, Зилә Гайфи). 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Бүген Ратушада узган дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының II сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте.

Җир, мөлкәт һәм финанс мәсьәләләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән өстәмә финанс ярдәме белән бәйле рәвештә кертелә. Шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 521 млн сумга арта.

Шулай ук ел башына бюджетның калган чаралары хисабына чыгымнарны 0,49 млн сумга арттыру планлаштырыла. Р.Шәфигуллин сүзләренчә, акчалар Республика клиник хастаханәсе районындагы Оренбург тракты урамы аша җир өсте җәяүлеләр кичүен ремонтлау өчен техник тикшерү үткәрүгә һәм проект-смета документациясен эшләүгә юнәлдереләчәк.

Моннан тыш, бюджет кытлыгын финанслау чыганагына үзгәрешләр кертү һәм бюджетны турыдан-туры алучылар һәм бүлүчеләр, бюджет классификациясе кодлары арасында акчаларны яңадан бүлү тәкъдим ителде.

Р.Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, үзгәрешләрне исәпкә алып, бюджет керемнәре 521 млн сумга, чыгымнар - 521 млн сумга, дефицит - 0,5 млн сумга арта. Шул рәвешле, 2020 елга Казан бюджеты керемнәр буенча - 26 млрд 921 млн 131,1 мең сум, чыгымнар буенча - 28 млрд 372 млн 621,6 мең сум тәшкил итәчәк. Дефицит - 1 млрд 451 млн 490,5 мең сум, аны каплау чыганагы булып ел башына шәһәр бюджетының калган акчалары һәм Татарстанның финанс ярдәме тора.

Фоторепортаж
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясе
Барлык яңалыклар