Мәдәни мирас объектының түшәмәләрен торгызырга, гидроизоляция эшләрен башкарырга һәм түбәсен ремонтларга кирәк булачак.
Фото: okn.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Борнай мәчетендә авариягә каршы эшләр алып барыла. Казанда Әхтәмов урамында урнашкан федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектында нигез тирәли түшәмәләрне торгызырга, гидроизоляция һәм түбәне ремонтлау эшләрен башкарырга кирәк булачак.
Ремонт эшләре агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте.
Мәчет 1799 елда янган агач мәчет урынында 1872 елда төзелгән. Мәчетне архитектор Петр Романов проекты буенча беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Борнаев төзегән. Шулай ук ул 1895 елда Федор Малиновский проекты буенча бина өстендә кирпеч манара күтәргән.
Мәчет көнчыгыш мөселман һәм Рус сәнгате мотивлары белән бергә эклектика стилендәге мәдәни архитектура һәйкәле булып тора.