Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.04.2023, 12:50

КФУның Ботаника бакчасында япон камелиясе һәм һинд азалиясе актив чәчәк ата

Тиздән Австралиядән чыккан каллистемон чәчәк ата башлый.

Фото: КФУ матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). КФУ ботаника бакчасы оранжереясында субтропик климат полосасы үсемлекләренең актив чәчәк атуы күзәтелә. Алар арасында япон камелиясе, һинд азалиясе (яки Симса рододендроны), гименокаллис, япон керриясе һәм кәгазь бруссонетия бар.

Ботаника бакчасының дендрарий һәм оранжерея комплексы бүлеге мөдире Сергей Максимов сүзләренчә, һинд азалиясе биек тауларда үсә һәм әче туфракны өстен күрә. Матур чәчәкле үсемлек кышкы бакчалар өчен яраклы, ә Кара диңгез яр буенда бакчаларда һәм паркларда кулланыла.

«Бәрхет банан да чәчәк ата – субтропик һәм тропик поясы үсемлеге. Банан – планетадагы иң гигант үләннәр. Бөтен төркемнән декоратив һәм җимешле төрләрен аерып күрсәтәләр», – дип өстәде С.Максимов.

Гименокаллиста гадәти булмаган һәм озак чәчәк ату күзәтелә. Бу – Көньяк Американың үзәк өлешеннән чыккан суганлы үсемлек. Чәчәкләрнең исе ванильне хәтерләтә. Алар күбәләкләр белән серкәләнә.

Япон камелиясе ачык алсу төсләрдә була. Ул – кытай камелиясенең (чәй куагы) якын туганы.

Шул ук вакытта чыбык формасындагы каллистемон чәчәк атарга әзерләнә. Үсемлекләрнең чәчәк атуын экскурсияләр вакытында карарга мөмкин. Алар эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Зирекле урамы, 9а адресы буенча үткәрелә. Катнашу өчен алдан +7(951)896-93-44 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар