В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче ноябрьдә көндез һава температурасы 3 градус җылы булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, көчле явым-төшемнәр көтелми, республиканың кайбер районнарында томан булачак.
Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә республикада һава температурасы нульдән минус 6 градуска кадәр, Казанда – минус 1-дән минус 3 градуска кадәр тирбәләчәк.
15-нче ноябрьдә көндез Татарстанда һава 5 градуска кадәр җылыначак, башкалада – 3 градуска кадәр җылылык булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.