В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна ахырына республикага яңгырлар килә
Фото: Денис Гордийко
Бүген Казанда һава температурасы +11..+13 градус булачак, Татарстан буенча – +8..+14 градус. Көньяктан секундына 6-11 метрга кадәр тизлектә җил фаразлана, көндез җил урыны белән секундына 14 метрга кадәр тизлектә булачак. Төбәк 4 нче апрельгә кадәр җылы һава массасында антициклон перифериясендә булачак.
Җомга көнне, 5 нче апрельдә, республика аша атмосфера фронты узачак. Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә. Төнге температура +1..+6 градус тәшкил итәчәк, көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары +7..+12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә көнне, 6 нчы апрельдә, республика буенча да урыны белән азрак яңгыр явачак. Төнлә +1..-4 градуска кадәр суытачак, ә көндез һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.