В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда җилнең тизлеге 15-20 м/с булачак
Якын көннәрдә Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Төнлә һәм көндез, 22 ноябрьдә, 23 ноябрьдә төнлә көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан 15-25 м/с җил булуы көтелә. Төнлә - _3..+2 градус, көндез термометр баганалары +1..+4 градуска кадәр күтәреләчәк. Синоптиклар юеш карга күчүче яңгыр рәвешендә явым-төшемнәрне фаразлый.
Бүген төнлә Казанда аязучан болытлы һава, һава температурасы 0..+2 градус тәшкил итәчәк. Көндез яңгыр һәм юеш кар явачак, һава +2..+4 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә көньяк, көньяк-көнбатыштан искән җил 15-20 м/с ка кадәр җитә.
23 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда бозлавык булачак, яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Төнлә һава температурасы -1..+2 градус, ә көндез – +1..+6 градуска кадәр.
Якшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, республиканың аерым районнарында 17-22 м/с тизлек белән зур булмаган явым-төшемнәр булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә температура фоны -2..+3 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +1..+6 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге фаразына караганда, киләсе атнада 25 һәм 26 ноябрьдә температура фон түбәнәя: төнлә - 1..-6 градус, көндез – -2..+2 градус. Дүшәмбе юеш кар явачак, сишәмбе - явым-төшем ихтималы зур түгел.