В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә республикада яңгыр һәм юеш кар көтелә, күз күреме 1 километрга кадәр начарлана
Фото: Денис Гордийко
Татарстанда һава температурасы төнлә һәм көндез -1..+4 градусны тәшкил итәчәк. Иртәгә Казанда термометр баганалары 1-3 градус җылы күрсәтәчәк. Синоптиклар юлларда көчле бозлавык һәм кар өемнәре булыр дип фаразлый.
Пәнҗешәмбе, 28 нче мартта, республикада кар һәм юеш кар көтелә. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Кыска вакытлы бураннар булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә – -1..-6 градусны, көндезге сәгатьләрдә -1..+4 градусны тәшкил итәчәк. Юлларда көчле бозлавык һәм кар өемнәре саклана.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 29 нчы һәм 30 нчы мартта, Татарстанда явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә – -3..-8 градус, көндез +3..+8 градус булыр дип фаразлана.
Республикада 26-28 нче мартта яуган явым-төшем күләме айлык норманың 30-50% ын тәшкил итәчәк, ә кайбер районнарда – 100% ка кадәр һәм аннан да күбрәк.