15-нче октябрь көндез һава температурасы +18 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Гомумән алганда, республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аз гына яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +4-тән +9 градуска кадәр, түбән урыннарда - минус -дән +3 градуска кадәр, көндез +14-тән +19 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.