2021 елгы прививка ясау кампаниясе кысаларында балалар һәм йөкле хатыннар өчен препаратның беренче партиясе складка китерелгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Татарстанга 2021 елгы прививка кампаниясе кысаларында беренче булып грипптан вакцина партиясе килде. «Ультрикс Квадри» препараты «Таттехмедфарм» ДУП складына кертелгән һәм якын көннәрдә республиканың балалар поликлиникалары буенча бүленәчәк.
«Ультрикс Квадри» вакцинасы – дүрт валентлы, инактивлаштырылган, гриппның тере вирусын үз эченә алмый һәм аның үсешен китереп чыгара алмый. Моннан тыш, препарат составында консервантлар һәм иммуномодуляторлар да юк. Ул балаларның һәм авырлыларның сезонлы гриппка каршы профилактик иммунизациясе өчен билгеләнгән.
Беренче партия үз эченә 342 мең 720 дозаны ала. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә препаратның мускулларга бер тапкыр кертелүен билгеләп үтәләр. Прививка ясау кампаниясе иртә көздән, ягъни грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе башланганчы ук башлана. Вакцинация еш кына авыр өзлегүләр китереп чыгара торган грипптан саклануның нәтиҗәле ысулы булып тора.