В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инде хайванны күчерү турында килешенгән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль). Якын арада Казан зооботаника бакчасында фил пәйда булыр дип көтелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, ул хайванны күчерү турында килешүгә ирешелгәнен аңлатты. Ләкин, күченгәнче, филгә транспортировка шартларына күнегү өчен вакыт кирәк. Сәяхәтнең хайванга зыян китермәве мөһим, дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Хәзер Казан зооботаника бакчасында 989 төрдәге үсемлек һәм 125 төрдәге 2853 хайван исәпләнә. 2022 елда анда яңа яшәүчеләр барлыкка килде: горилла, Сомали ишәге, фламинго, фазан, кикрикле дикобразлар, Ерак Көньчыгыш урман мәчесе, гади кама, саргылт яшел агути, Валий һәм Бурск кәҗәләре, Сомали сарыклары, Чапман зебрасы.
«Алга таба зооботаника бакчасы территориясендә тарихи өлешне, оранжереяны реконструкцияләргә һәм «Россия – Врангель утравы» территориясенең яңа концепциясен тормышка ашырырга планлаштыралар, ул Россия флорасы һәм фаунасына багышланачак», – дип планнары белән уртаклашты А.Абзалов.