Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2018, 10:52

С.Сәйдәшев ис. зур концерт залында Мирсәет Яруллинның “Кеше” ораториясе татар телендә яңгыраячак

Концерт композиторның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). 30 октябрьдә С.Сәйдәшев ис. Дәүләт зур концерт залында Мирсәет Яруллинның “Кеше” ораториясе татар телендә яңгыраячак. Концерт композиторның – ТАССР, РСФСР, Каракалпак АССР атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил ис. Республика премиясе лауреаты, күренекле татар музыкантлары нәселен дәвам итүченең тууына 80 ел булу хөрмәтенә багышлана.

Консерваториянең иҗат коллективлары җеренче тапкыр татар ораториясенә мөрәҗәгать итте. “Кеше” 1970 елда языла, әсәр концерт сәхнәләреннән 40 елдан артык яңгырамый.

Кичә программасына Мирсәет Яруллин тарафыннан төрле елларда язылган җырлар керә. Концертта “Tatarica” оркестры, Казан консерваториясенең симфоник оркестры, И.В. Әүһадиев ис. Казан музыка көллиятенең катнаш хоры, Казанның балалар музыка мәктәпләренең хор коллективлары, яшь артистлар – ТР атказанган артисты Айгөл Хәйри, халыкара бәйгеләр лауреатлары Ришат Әхмәдуллин, Руслан Закиров, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Ләйсән Айнатуллова, Евгений Афанасьев, Дарья Леванова һ.б. катнаша. Дирижер – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов.

Концертны алып баручы Идел Кыямов программаны рус һәм татар телләрендә тәкъдим итәчәк.

Концерт 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Н.Г. Жиганов ис. Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар