В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казан университетының фәнни китапханәсендә «ТАССР: гасыр озынлыгындагы юл» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлана һәм республика үсеше этапларын яктырта торган өч бүлектән тора.
Беренче «Татар автоном республикасы. Башлану» бүлегендә республиканың барлыкка килүе турында басмалар, шул исәптән яңа хакимиятнең беренче Конституциясе һәм беренче декретлары текстлары тәкъдим ителә. «Совет Татариясе язмышларда һәм документларда» дигән икенче бүлек республика җитәкчеләре – Фикрәт Табиевка, Минтимер Шәймиевка, шулай ук Татарстан үсешенә зур өлеш керткән башка дәүләт эшлеклеләренә багышлана. «Россия федерализмы системасында Татарстан моделе» дип исемләнгән өченче бүлектә республика тарихында иң яңа этапны яктырткан китаплар тәкъдим ителде. 1992 елда Татария Татарстан Республикасына – Россия Федерациясе составында суверен дәүләт берәмлеге итеп үзгәртеп корыла. Китапларда аның социаль-сәяси үсеше, милли һәм тел сәясәте, мәдәни тормыш вакыйгалары турында мәгълүмат тупланган.
Күргәзмәне күрү өчен түбәндәге адрес буенча урнашкан китапханәгә килергә кирәк: Кремль ур., 35 (дүртенче кат, 2-нче номерлы уку залы). Керү ирекле, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.