В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр итне аз керемле кешеләргә тапшыра алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). 9 нчы июльдә, Корбан бәйрәме көнендә, Казанда корбан чалу йолалары узачак. Шуңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә.
Шулай ук мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтүгә гаризалар кабул ителә. Теләге булган һәркем фондтан бәрән сатып ала һәм итне аз керемлеләргә – тулысы белән яки үзенә 1/3 өлешен (теләк буенча) калдырып тапшыра ала. Әйтик, 2017-2021 елларда 10,5 мең гаиләгә 51,4 тонна корбан ите өләшкәннәр.
Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала. Моңа сату-алудан башлап итне мохтаҗларга өләшүгә кадәр булган эшләр керә. Халык корбан чалу тәртибе буенча әзерлекле белгечләр белән киңәшләшә ала. Фонд хезмәтләре бушлай, тулырак мәгълүматны +7(843)225-33-22 телефоны буенча белергә мөмкин.
Корбанлыкка гаризаны шулай ук корбан чалу урыннарында һәм Казан мәчетләрендә дә бирергә була, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум күләмендә билгеләнгән, ягъни мөселман кешесе, бурыч һәм мәҗбүри чыгымнарыннан тыш, әлеге суммага ия булса, корбан чалырга тиеш.