Кинокартина махсус билгеләнгән экранда трансляцияләнәчәк, ә тавыш FM-дулкыны буенча тапшырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). 22-нче августта «Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда «Мин ябыгам» фильмын күрсәтәчәкләр.
Кинокартина махсус билгеләнгән экранда трансляцияләнәчәк, ә тавыш FM-дулкыны буенча тапшырылачак, аны автомобиль салонында радиоалгычта көйләргә кирәк булачак.
Автокинотеатрның сыйдырышлылыгы – 50 автомобиль, алар арасында социаль дистанцияне 1,5 метрга үтәргә кирәк. Моннан тыш, мәйданчыкта санитайзерлар урнаштырылачак, кирәк булган очракта теләүчеләргә шәхси саклану чараларын өләшәчәкләр.
Фильмны күрсәтү 21.00 сәгатьтә башлана. Чарага сылтама буенча теркәлергә кирәк. Парклар һәм скверлар дирекциясе шәһәрлеләргә сеанс башланырга 30-40 минут кала, чираттан качу өчен, автокинотеатрга килергә киңәш итә. Территориягә керү җиңел автомобильләргә һәм внедорожникларга рөхсәт ителәчәк.