Карау өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 5-нче сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда «Питер FM» фильмы күрсәтеләчәк.
Кинокартинаны карау өчен сылтама буенча алдан ук теркәлү узарга кирәк. Мәйданчыкта кайнар кабымлыклар һәм эчемлекләр сатып алырга мөмкин булачак.
Киноны махсус урнаштырылган экранда күрсәтәчәкләр, ә тавышны - FM-дулкыны аша трансляцияләячәкләр, аны һәркемгә үз автомобиле салонындагы радиоалгычта көйләргә кирәк булачак.
Автокинотеатрның сыйдырышлылыгы - 80 автомобиль, алар арасында 1,5 метр социаль дистанция үтәләчәк. Мәйданчыкта санитайзерлар урнаштырылачак, теләүчеләргә индивидуаль саклану чараларын өләшәчәкләр. Сеанс 21.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.