В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Карау өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). 19-нчы сентябрьдә, «Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда заманча россия кинопрокаты тарихында иң кассалы фильмга әйләнгән «Движение вверх» фильмын күрсәтәчәкләр.
Спорт драмасы сюжетының үзәгендә – 1972 елгы Мюнхен Олимпиадасында СССР белән АКШ арасында узган легендар баскетбол матчы.
Карау өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Киноны махсус урнаштырылган экранда күрсәтәчәкләр, ә тавышны - FM-дулкыны аша трансляцияләячәкләр, аны һәркемгә үз автомобиле салонындагы радиоалгычта көйләргә кирәк булачак.
Киноеансның башлану вакыты – 20.00 сәгатьтә, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар Дирекциясе. Шәһәр халкына автокинотеатрга, чиратта тормау өчен, сеанс башланырга 30-40 минут алдан килергә киңәш ителә.