Карау өчен теркәлергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). 15 нче июльдә «Казан» гаилә үзәге парковкасындагы автокинотеатрда режиссер Дмитрий Дьяченконың «Радио көне» Россия комедиясе күрсәтеләчәк. Фильмның сюжет үзәгендә – гадәттән тыш хәлдә калган Мәскәү радиостанциясе хезмәткәрләренең тормышыннан бер көн һәм аларга ашыгыч рәвештә бу хәлдән чыгу юлын уйлап табарга туры килә.
Бушлай кино күрсәтү 21:00 сәгатьтә башлана, алдан сылтама буенча теркәлергә кирәк. «Казан» гаилә үзәге территориясенә җиңел автомобильләр һәм внедорожникларга керү рөхсәт ителә. Чират булдырмас өчен алдан килергә киңәш ителә, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.