В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Билетсыз йөрүчеләр 62 һәм 72 номерлы автобус маршрутларында ешрак очрый
Денис Гордийко фотосы
Бер атна эчендә юл йөрү өчен түләүне контрольдә тоту хезмәте хезмәткәрләре 39 «куян»ны тоткан. Иң күп билетсыз йөрүчеләр 62 һәм 72 номерлы автобусларда ачыкланган.
«2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе пассажирларга юл йөрү өчен вакытында түләргә киңәш итә. Пассажир, транспорт чарасына кергәннән соң, бер тукталыш белән икенчесе арасында юлда йөрү өчен түләргә тиеш. Казан автобусларында билетсыз йөргән өчен 2500 сум күләмендә штраф каралган.
Алдарак шәһәр электр транспортында юл йөрү өчен түләүнең тулысынча кондукторсыз системасына күчү белән әлегә кадәр билетсыз йөрү очраклары очравы хакында хәбәр ителгән иде.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең контроль-ревизия бүлеге хезмәткәрләре Казанның Транспорт комитеты белән бергә даими рейдлар үткәрә. Агымдагы елның 10 аенда юлда йөргән өчен түләмәүчеләргә салынган штрафларның гомуми суммасы 317 мең сумнан артып киткән.