В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барыла
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Казанның Авиатөзелеш районында Айдаров урамының 300 метр озынлыктагы участогы ремонтланган. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барылган.
Участокта 7,2 мең кв.м мәйданлы асфальт яңартылган һәм 1420 кв.м мәйданлы тротуарлар ремонтланган, 220 м юл һәм 115 м тротуар борт ташы алмаштырылган.
Шулай ук гомуми мшйданы 79 кв.м булган тукталыш кесәләре төзекләндерелгән һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен эшләр башкарылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2023 елга Казанда 12 юл участогын ремонтлау планлаштырылган. Алар арасында Коләхмәтов, Хәсән Туфан, Адоратский һәм башка урамнар бар. Элегрәк Авиатөзелеш районында Вересаев урамында юл япмасын ремонтлау тәмамланды.