Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.10.2025, 16:01

Авиатөзелеш районында каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча беренче мәйданчык ачылды

Рөстәм Гафаров Үзәк Мариуполь һәм Давыдов урамнарындагы пунктлар төзелешен тикшерде

Северный бистәсендә калдыкларны төрләргә бүлеп җыю буенча беренче мәйданчык барлыкка килде. Халык монда пластик, кәгазь, пыяла, металл ише калдыкларны ташлый ала. Аннан соң әлеге чималны төрләргә бүлеп, эшкәртүгә җибәрәчәкләр. Әлеге пунктны Казан Башкарма комитеты һәм «ПЖКХ» идарәче компаниясе ярдәме белән Казан эшмәкәре ачкан. Бистәдә тагын шундый бер пункт атна ахырына кадәр ачылачак. Шәһәрнең тотрыклы үсеш программасы кысаларында икенчел чимал җыю пунктларын булдыру тәкъдимен узган ел Казан мэры Илсур Метшин җиткергән иде. Ел дәвамында шәһәрнең төрле районнарында калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен 16 нокта булдыру күздә тотыла. Яңа пунктларның әзерлеген бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәяләде.

Северный бистәсендәге Үзәк Мариуполь урамында калдыкларны төрләргә бүлеп җыю ноктасы ачылды. Биредә яшәүчеләр әлеге ноктада пластик, кәгазь, пыяла, металл ише калдыкларны калдыра ала. Бу фракцияләрне төрләргә аерганнан соң, эшкәртүгә җибәрәчәкләр. Икенчел чималны кабул итү ноктасын «Грин Сити» компаниясенә нигез салучы эшмәкәр Рамил Ногманов ачкан.

Халыкка һәм чүп ташучыларга уңайлылык булдыру максатыннан 686 квадрат метрлы мәйданга каты өслекле юллар җәелгән, ташлана торган чүп-чарны исәпкә алу өчен үлчәүләр һәм видеокүзәтү камералары куелган. Контейнер мәйданчыгына һәркайсы сигезәр кубометрлы ике бункер урнаштырылган. Киләчәктә бирегә бетон, кирпеч һәм агач калдыкларын эшкәртү өчен өстәмә пресслар һәм зур чүп калдыкларын кечкенә кисәкләргә әйләндергеч җайланмалар – шредерлар куярга телиләр. Болар барысы да мәйданчыкны, калдыкларны төрләргә аерып, икенчел чимал әзерләү буенча тулы кыйммәтле үзәккә әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Подрядчы оешма якын арада Гудованцев урамында тагын бер шундый мәйданчык ачарга тели, алга таба шәһәрнең башка районнарында шундый дүрт-биш пункт булдыру күздә тотыла.

Северный бистәсендәге Давыдов урамы, 75 нче йорт адресы буенча урнашкан калдыкларны төрләргә бүлеп җыю ноктасының мәйданы исә бераз кечерәк – аның зурлыгы 100 квадрат метр чамасы. Әлеге мәйданчык атна ахырына кадәр ачылыр дип көтелә. Аны башка эшмәкәр – «Артэко» компаниясе җитәкчесе Фәрит Артюшев ача. Калдыклар күләме көннән-көн арту сәбәпле, элеккеге контейнер зонасында чүп савытлары һәрдаим тулы килеш торган. Ә бу исә санитария таләпләренең үтәлмәвенә китергән.

Яңа мәйданчыкта егерме контейнер һәм төрле төр калдыкларны – автомобиль шиналарын, агач эшләнмәләрне, эре габаритлы әйберләрне һәм азык-төлекне төрләргә бүлеп җыю өчен махсуслаштырылган секцияләр булачак. Зур булмаган павильон эченә үлчәүләр, өстәл куелачак һәм биредә хезмәткәрләр калдыкларны үз куллары белән төрләргә аерачак.

«Калдыкларны төрләргә бүлеп, аларны эшкәртүгә җибәрү әзерлеген тәэмин итү максатыннан, мәйданчыклар халык өчен уңайлы булырга тиеш. Әлеге эш белән, без күрсәткән ярдәм нигезендә, шушы калдыклар җыю нокталарын ачучы эшмәкәрләр шөгыльләнәчәк. Кире элемтә булуы мөһим: эшне оештыруда безнең тарафтан җитешсезлекләр булган очракта, аларны без тиз арада күреп алып, төзәтмәләр кертергә тиешбез. Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю эшенә мөмкин кадәр күбрәк халыкны, эшмәкәрләрне җәлеп итү өчен безгә чылбыр төзергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Икенчел чималны кабул итү ноктасы Казан мэриясе ярдәм белән ачылган. Мэрия эшмәкәрләргә гадиләштерелгән схема буенча муниципаль кишәрлекләр биргән. Бизнес вәкилләре өчен Казан бистәләрендә һәм шәһәр читләрендә барлыгы 39 кишәрлек тәкъдим ителгән. Эшмәкәрләр ел дәвамында чүп җыю нокталарын булдыру максатыннан 16 участокны сайлап алган.

Исегезгә төшерәбез, Казанда көн саен чүп полигоннарына илтеп тапшырылырга тиешле 1500-1800 тонна калдык җыела. Бу – 2005 ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк күрсәткеч. Ул вакытларда тәүлегенә 550 тонна чүп-чар ташланган.

Полигоннарга чыгарыла торган чүп-чар күләмен киметү өчен Казан Башкарма комитеты «ПЖКХ» идарәче компаниясе төбәк операторы белән бергә шәһәрнең тотрыклы үсеш стратегиясе кысаларында калдыкларны төрләргә бүлеп җыю системасын гамәлгә ашыра башлады. 2023 елда «ПЖКХ» идарәче компаниясе тарафыннан Васильченко урамындагы төрләргә бүлү станциясе янында икенчел чималны кабул итү өчен беренче зур «Җыю ноктасы» пункты ачылды. Анда әлеге нокта эшли башлаганнан соң 17 меңнән артык кешедән 126 тонна икенчел чимал кабул ителгән.

2025 елның апрелендә төбәк операторы мондый төр пунктны Родина урамы, 45 йорт адресы буенча ачкан. Әлеге ноктада икенчел чималны тапшыручылар һәм тупланган калдыклар күләме буенча рекордлы саннарны күрергә мөмкин: бирегә апрель аеннан 10 меңнән артык кеше 66 тонна тирәсе икенчел чимал тапшырган.

Башкалада башка эшмәкәрләр дә әлеге мәсьәлә белән кызыксынып, хәзерге вакытта калдыкларны төрләргә бүлеп җыю пунктларын ачу эше белән шөгыльләнә.

Фоторепортаж
Рөстәм Гафаров калдыкларны төрләргә бүлеп җыю мәйданчыгын карап кайтты
Видеорепортаж
21.10.2025 13:13
Рөстәм Гафаров калдыкларны төрләргә бүлеп җыю мәйданчыгын карап кайтты
Барлык яңалыклар