Лечебная урамындагы мәчетне 2022 елда төзеп бетерү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфыйк» мәчете төзелеше башланды. Хәзер эшчеләр булачак гыйбадәт йортының фундаменты астына котлован әзерлиләр. Төзелеш инициаторы булып 12-нче номерлы шәһәр хастаханәсенең элеккеге җитәкчесе Тәүфикъ Сафин чыгыш ясады.
Лечебная урамы, 7 адресы буенча урнашачак бинаның гомуми мәйданы 263 кв.м тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары, дәресләр өчен 2 сыйныф, шулай ук таһарат бүлмәләре урнашачак. Мәчет төзелешен 2022 елда тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Казан халкы мәчет төзелешенә акча күчерә ала, шулай ук сорауларны +7(917)88-43-56 телефоны номеры буенча бирергә мөмкин.