Халыкка уңайлы булсын өчен яңа җәяүлеләр тротуары төзелә
Фото: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Казанның Авиатөзелеш районында «Мотор» спорт мәктәбенең футбол кырын реконструкцияләү бара. Ул Ленинград урамы, 26 адресы буенча урнашкан.
Халыкка уңайлы булсын өчен яңа җәяүлеләр тротуары төзелә, ул Лукин урамы буенча юнәлештә урнашачак.
Аны төзегәннән соң, спорт мәктәбе территориясе аша чыгу куркынычсызлык чаралары белән бәйле рәвештә чикләнәчәк, дип хәбәр ителә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең Telegram-каналында.