Көз көне монда тагын 630-дан артык эре үлчәмле агач утырту планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә яшелләндерү эшләре дәвам итә. Быел монда 1,7 меңнән артык эре үлчәмле агач утыртканнар. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев хәбәр итте.
С.Хәким, Чистай, Белинский, Беломорск, Челюскин, Тэцевская урамнарында, шулай ук Ф.Әмирхан һәм Ямашев проспектларында эре үлчәмле яңа агачлар барлыкка килде.
«Барлыгы ике районның 25 урамына 1174 агач утыртылды», - диде Т.Алибаев.
Көз көне районнар территориясендә тагын 632 эре үлчәмле агач утырту планлаштырыла, шуларның 123-е - бюджет финанславы буенча һәм 509-ы - компенсацияле яшелләндерү кысаларында.