Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2024, 14:10

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында быел 39 йорт капиталь ремонтланачак

«Безнең ишегалды» программасы буенча 51 йорт яны территориясен төзекләндерәчәкләр

Фото: Марат Мөгыйнов

Быел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 39 йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча 51 йорт яны территориясен төзекләндерәчәкләр. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә районнар администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча узган ел районнарда 50 йорт яңартылган, шул исәптән 20 йортта 59 лифт алмаштырылган. Капиталь ремонт үткәрүгә барлыгы 713 млн сум акча бүлеп бирелгән.

«Агымдагы ремонт программасы кысаларында узган ел 242 йортта эшләр башкарылды, ә 2024 елда 183 йортны төзекләндерү планлаштырыла», – дип өстәде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Администрация башлыгы «Безнең ишегалды» республика программасы өчен ТР рәисенә рәхмәтен белдерде. Аның нигезендә бүгенге көнгә районнарда 167 йорт яны территориясе тәртипкә китерелгән, шуларның 49 ы – узган елда.

«121 меңнән артык кеше өчен ишегаллары актив ял итү мәйданчыкларына әйләнде. Быел «Безнең ишегалды» программасына тагын 51 объект кертелде», – диде Фәнис Нурмөхәммәтов.

2023 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында шулай ук Меридиан, Мусин һәм Четаев урамнарындагы йорт яны территорияләре төзекләндерелгән. Торак квартал эчендә рөхсәтсез оештырылган парковка урынында хәзер сквер урнашкан. Участокта җәяүлеләр юллары салынган, газон чәчелгән һәм 130 төп агач утыртылган.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 04.03.2024
Видеорепортаж
04.03.2024 13:31
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында БРИКС саммитына юллар ремонтланачак
Барлык яңалыклар