Киләсе елда районнарда тагын 43 ишегалды территориясен ремонтлау планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Ксения Швецова). «Безнең ишегалды» программасы буенча быел Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 28 ишегалдын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Моннан тыш, районнарда квартал эчендәге 10 юлга ремонт ясалган. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә 27 меңнән артык җирле кеше яшәү шартларын яхшырта алды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев сөйләде.
Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерелгән ишегалларында асфальт өслек ремонтланган, яктырту яңартылган, чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен җайлаштырылган контейнер мәйданчыклары төзекләндерелгән, 734 өстәмә парковка урыны булдырылган, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте Т.Алибаев.
«Агымдагы елда шулай ук квартал эчендәге 10 юлга ремонт ясалды, - диде спикер. - Шул ук вакытта өстенлек социаль инфраструктура объектларына илтә торган юлларга, шулай ук иң күп кеше яши торган ишегалларына бирелде». Шул рәвешле, 27 мең 759 кеше яшәү шартларын яхшырткан, дип өстәде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы.
Ул шулай ук искәрткәнчә, быел 119-нчы һәм 132-нче номерлы ике урта гомуми белем бирү мәктәбе территорияләре төзекләндерелгән.
2021 елда районнарда йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау эшләре дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте Т.Алибаев. Аның сүзләренә караганда, киләсе елда 43 ишегалдын, 114 йорт яны территориясен ремонтлау планлаштырыла.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү белән беррәттән торак фондын яңарту дәвам итә, дип өстәде Т.Алибаев. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, быел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 68 күпфатирлы йортка ремонт ясала, шул исәптән 26 йортка комплекслы ремонт үткәрелә. «Түбә, фасадлар, подъездлар, инженерлык системалары ремонтланды. 12 йортта 39 лифтны алыштыру бара, - дип хәбәр итте нотыкчы. - 15 мең 387 кешенең торак шартлары яхшырган».
Агымдагы ремонт кысаларында районнарда 206 млн сумлык гомуми суммага 202 йорт ремонтланган. Киләсе елда, Т.Алибаев сүзләренчә, күп фатирлы 70 йортка капиталь ремонт ясалачак.