В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кино күрсәтү сентябрь айларында да дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казанның «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» урам киноларын күрсәтү сериясе дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләр дә тамашачыларга кушыла һәм Совет кинематографының шедеврларын ачык һавада тамаша кыла алачак.
1-нче августта шәһәрлеләр «Джентльмены удачи» фильмын караячак, 8-нче августта – «Белое солнце пустыни» фильмын, 15-нче августта паркта «Мы из джаза» картинасы күрсәтеләчәк, ә 22-нче августта – «Интердевочка». «Человек с бульвара Капуцинов» фильмын шәһәр халкы 29-нчы августта карый алачак.
Кино күрсәтү сентябрь айларында да дәвам итәчәк – әйтик, 5-нче сентябрьдә казанлыларга «Полосатый рейс» фильмын күрсәтәчәкләр, ә 12-нче сентябрьдә – «Берегись автомобиля».
Август аеннан сеанслар 20.00 сәгатькә күчерелде, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.