Паркта яңартылган юллар, эскәмияләр, яктырту, шулай ук зур балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча алып барыла торган төзелеш эшләрен август аенда ук төгәлләргә планлаштыралар. Бүгенге көндә балалар мәйданчыгын төзекләндерү, тышкы яктыртуны урнаштыру, видеокүзәтү системаларын һәм кече архитектура формаларын кую эшләре бара. Моннан тыш, территорияне комплекслы яшелләндерү эшләре тәмамланып килә, шул исәптән автоягулык системасын урнаштыру буенча эшләр дә. Шулай ук бөтен бакча территориясендә мәгълүмати стендлар һәм навигация урнаштырылачак.
Паркта җәяүлеләр сукмаклары һәм балалар мәйданчыгы нигезенә аерым игътибар бирелде, дип билгеләп үтте Татарстан башкаласының баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова. «Барлык юллар да тротуар плиткасы һәм махсус юл өчен кулланыла торган вак таш белән түшәләчәк. Кышын парк юллары буйлап бакчаның бөтен территориясе буенча чаңгы трассасы узачак», – дип уртаклашты ул якын киләчәккә планнары белән.
Балалар мәйданчыгының нигезен янгынга каршы махсус эшкәртелгән өслек белән каплыйлар. Д.Толовенкова сүзләренә караганда, бу юл катламының иң куркынычсыз һәм экологик чиста төре. «Узган айда шәһәр халкы белән узган очрашуда без төзекләндерү өчен нинди материаллар кулланылачагын күрсәттек һәм чарада катнашучылардан уңай фикерләр алдык», – дип сөйләде Д.Толовенкова.
Җәмәгать киңлеге 2020 елда ремонтланган Клара Цеткин урамындагы китапханә белән янәшә урнашкан. «Һәр казанлы китап ала һәм паркта ял итә ала. Яңартылган бакча Киров районында яшәүчеләр өчен генә түгел, ә барлык казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен дә менә дигән ял итү урынына әверелер дип ышанам», – дип ышаныч белдерде Башкарма комитет җитәкчесе. «Барлык эшләрне дә билгеләнгән вакытта тәмамлау мөһим», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Гафаров.
Паркны реконструкцияләүнең икенче чиратына киләсе елда керешергә планлаштырыла. Балыкчы бакчасында тренажерлар белән спорт зонасы, амфитеатрлы футбол кыры, теннис корты, чаралар үткәрү мәйданчыгы барлыкка киләчәк – җәй көне анда ачык һавада фильмнар күрсәтү, ә кышын чыршы кую планлаштырыла.
Шулай ук бакчада үзенчәлекле ут бизәлеше башкарылачак – ретростильдә фонарьлар һәм гирляндалар барлыкка киләчәк. Ремонттан соң төп игътибар үзәк объектка юнәлтеләчәк – фонтанда балыкчы скульптурасын торгызачаклар.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстан башкаласында 150 парк, сквер һәм бакча исәпләнә. 2011 елдан 2021 елга кадәр Казанда 107 иҗтимагый яшел киңлек төзекләндерелгән, шул исәптән 31 яңа урын булдырылган. Паркларның һәм скверларның гомуми мәйданы ун ел эчендә 275 гектардан 449 гектарга кадәр артты – быел Казанда 9 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла, алар арасында «Салават Күпере» микрорайонында парк, Татарстан Республикасы төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы, «Кече Акчарлак күле» паркы бар.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова катнашты.