В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне бәйрәмнәренә әзерләнү һәм аларны уздыру белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Августта Казанда, Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне бәйрәмнәренә әзерләнү һәм аларны уздыруга бәйле рәвештә, транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Тиешле карарга Казан Башкарма комитетында кул куелды.
19 август 23.00 сәгатьтән 20 август 1.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр), шулай ук түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнә:
Сул як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Уң як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Ташаяк ур. (Мәскәү урамыннан Уң як Болак урамына кадәр);
Профсоюз ур., Уң як Болак урамына кадәр.
22 август 23.00 сәгатьтән 2 сентябрь 23.00 сәгатькә кадәр Бауман урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр төшү юлы, Кол Шәриф мәчете тирәсендә, шулай ук “Ак Бүре” Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” – “Үзәк стадион” аерымланган бүлекчәсе (көнчыгыш трибуна ягыннан) парковкасы транспорт өчен ябыла.
27 август 22.00 сәгатьтән 28 август 6.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә.
29 август 20.00 сәгатьтән 31 август 6.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр), шулай ук түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнә:
Сул як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Уң як Болак ур. (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Ташаяк ур. (Мәскәү урамыннан Уң як Болак урамына кадәр);
Профсоюз ур. (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр);
Бауман ур. (Профсоюз урамыннан Кремль яр буена кадәр);
Беренче Май мәйданыннан Бауман урамына төшү юлы.
31 август 23.00 сәгатьтән 1 сентябрь 5.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә.
29 август 15.00 сәгатьтән 30 август 24.00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр), шулай ук “Казан” Гаилә үзәге янында парковка зонасы ябыла.
30 августта 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Ш.Мәрҗәни урамында (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә.