В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булган кешеләр фестивальгә милли киемнәрдән килә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). 17-нче һәм 18-нче август көннәрендә Казанның Кабан күле яр буенда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Чара программасында дизайн-маркет, лекцияләр һәм мастер-класслар, кинокуелышлар, экскурсияләр, фәнни һәм бию мәйданчыклары һәм концерт каралган.
Теләге булган кешеләр фестивальгә милли киемнәрдән килә ала. Иң кечкенә кунаклар өчен аерым күңел ачу мәйданчыгы оештырылачак, шулай ук фестивальдә секонд-хенд һәм фудкорт эшләячәк.
Фестиваль ике көн дәвамында 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр ителә Visit Tatarstan инстаграм-аккаунтында.