В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу рекордлы күрсәткеч.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Август аенда Казанның Г.Тукай исемендәге Халыкара аэропорты рекордлы санда пассажирларга хезмәт күрсәткән – очып китүгә һәм кайтуга 485 мең 193 кеше.
Шул ук вакытта 325 мең 528 пассажир эчке авиалинияләрдән һәм 159 мең 665 пассажир халыкара авиалинияләрдән файдаланган.
Шул рәвешле, һава гаване алдагы рекордны узып китте – июль аенда пассажирлар агымы 462 мең 469 кешегә җитте, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.