В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризаны РФ дәүләт хезмәтләре порталы яки ГХАТ идарәсе бүлекләрендә бирергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казанлылар үзләренең никахларын матур датада - 20.08.20 - терки алачак. Моның өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә яки ГХАТ идарәсе бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шәһәр халкы сорауларын түбәндәге телефоннар буенча бирә ала: +7(843)590-11-53, дип хәбәр иттеләр ГХАТ идарәсендә.
Кагыйдә буларак, матур даталарда өйләнешергә теләүчеләр гадәттәге көннәргә караганда күбрәк. Шулай итеп, 20.06.20 Казан ЗАГС бүлекләрендә 36 пар өйләнешкән, ә Гашыйклар көнендә 48 яшь пар үз никахларын теркәгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда 15-нче июльдән республиканың ГХАТ бүлекләрендә чикләүләр буенча йомшартулар кертелде. 40 кв.м мәйданлы биналарда кимендә 10 кеше булырга мөмкин. Әгәр дә бинаның мәйданы 40 кв.метрдан артык булса, һәр катнашучыга кимендә 4 кв.м туры килергә тиеш.
Моннан тыш, кичәге көннән башлап кафе һәм рестораннарда җәйге верандаларда һәм террасаларда ачык һавада банкетлы хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. Кунакларның рөхсәт ителгән саны 4 кв. метрга 1 кеше исәбеннән (хезмәткәрләрне дә кертеп) билгеләнә. Банкетка килүчеләрнең гомуми саны 50 кешедән артмаска тиеш.