Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме ял көннәре булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Августта республикада яшәүчеләрне ике өстәмә ял көне көтә. 30 августта бәйрәм ителә торган Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне һәм Корбан бәйрәме ял көннәре булачак.
Ай календаре буенча ачыклана торган Корбан бәйрәме ТР Президенты Карары белән билгеләнә. Быел ул 21 августка туры килә.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы белән эшләгәндә, 21 һәм 30 август ял көннәре булачак. 20 һәм 29 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.