Мобиль китапханә комплексы шәһәрдәге ерак бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). «Библиобус» мобиль китапханә комплексы үз эшен Казанда августта да дәвам итәчәк. Традиция буенча ул Ветераннар йортына, шулай ук Самосыр һәм Вознесение бистәләренә барачак.
Вознесениеда (Нардуган ур., 45) мобиль китапханә комплексы 6-нчы һәм 20-нче августта 15.00 сәгатьтә тукталачак. 10-нчы һәм 24-нче августта 13.00 сәгатьтә аны Казанда Дубравная урамы, 35 адресы буенча урнашкан Ветераннар йортында көтәләр. Самосыр бистәсенә (Мир, 50а) ул 14-нче һәм 27-нче августта 14.00 сәгатьтә киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрдәге ерак бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. ГАЗ-2705 – «Библиобус» автомобиле - 1,5 мең китапка кадәр сыйдыра, шул исәптән балалар әдәбиятын да үз эченә ала. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартырга һәм китап укучылар сораулары буенча басмалар китерергә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.