Барлык трамвай маршрутлары буенча юллар тикшерелә
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре 91 пар температура компенсаторына сезонлы техник хезмәт күрсәткән, 50 дән артык рельс ялганышларын эретеп ябыштырган. Хәзерге вакытта шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында трамвай юллары һәм җир өсте транспорты юл хуҗалыгы хезмәтенең административ бинасы янәшәсендәге территория чүп-чардан арындырыла. Пассажирларга уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыру максатыннан эшләр тәүлек әйләнәсе оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, предприятие тарафыннан 132 км озынлыктагы трамвай юлларына хезмәт күрсәтелә, шуларның 70 километры – бик нык тузган хәлдә. Көн саен «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре юлларны норматив хәлдә карап тоталар. Шулай да, капиталь кертемнәр таләп итә торган участоклар бар. Гомумән алганда, җир өсте электр транспорты юлларын, ярдәмче станцияләрен һәм кабель хуҗалыгын яңарту өчен якынча 5 млрд сум акча таләп ителә.