Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2020, 13:50

Апрельдә почтальоннар казанлыларга пенсия һәм пособиеләрне өйләренә китереп бирәчәк

Әмма шәһәр халкын үзизоляция режимында өйдә калырга чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Ксения Швецова). Бу айда Казанда почтальоннар шәһәрлеләргә пенсияләрне һәм пособиеләрне өйләренә китереп тапшырачаклар. Шәһәр халкыннан почта бүлекчәләренә җитди сәбәпләрсез йөрмәүләрен сорыйлар. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Шәһәрнең почта бүлекләре, сәүдә үзәкләрендә урнашканнарыннан тыш, штат режимында эшли, аларга килүчеләргә барлык хезмәтләр күрсәтелә. Шул исәптән почта бүлекчәләре пенсия бирүләрен дәвам итә. Әмма шәһәр халкын, бигрәк тә коронавирус инфекциясеннән нык зыян күрүчеләр төркеменә керә торган өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә калырга чакыралар.

«Россия почтасы клиентлары арасында пенсия алучыларның нибары 8%-ы гына элемтә бүлегенә түләүләр өчен шәхсән үзе килгән булуга карамастан, без шәһәр халкына мөрәҗәгать итәбез: гомуми үзизоляция режимында почтальоннар барлык өлкән шәһәрлеләргә пенсияләр һәм пособиеләрне өйләренә китереп бирәчәк. Почта бүлекчәләренә җитди сәбәпләрсез йөрмәвегезне сорыйбыз», - дип ассызыклады И.Шакиров.

«Шәһәр халкына, артык борчылулар булмасын өчен, пенсияне өйләренә китереп бирү турында хәбәр итәргә кирәк. Почта ташучыларга да йөкләнеш артты, әмма алар түләүләр алучы һәркемнең өенә барып җитәчәк», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.

Банк карталарына пенсия түләүләре алучы шәһәр халкы KZN.RU сайтындагы «Графиклар һәм планнар» бүлегендә шәһәрдә тәкъдим ителгән барлык банк бүлекләренең эш режимы белән таныша ала.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабы утырышы, 06.04.2020
Видеорепортаж
06.04.2020 12:12
Казан волонтерлары һәм табибларына юлда йөрү өчен 5 мең 870 лимитсыз карталар тапшырылган
Барлык яңалыклар