Бу Ураза гаетен бәйрәм итү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
9 нчы апрельдә эш көне яки сменасы РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә бер сәгатькә кыскара. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, җитештерү календаре буенча биш көнлек эш атнасында Казан халкы быел 245 көн эшләячәк һәм 121 көн ял итәчәк. Корбан гаетен бәйрәм итү 16 нчы июньгә туры килә.