В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын арадагы акцияләр 18 нче һәм 19 нчы майда узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче май). Апрель аенда 170 казанлы аноним рәвештә ВИЧ тест тапшырган, алар арасында – 72 ир-ат һәм 98 хатын-кыз. Узган айда «Җиңү өчен тест» проекты буенча барлыгы 5 сәфәр оештырылган, якын арадагы акцияләр бу атнада узачак.
Мәсәлән, 18 нче майда тест-мобиль Горький паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында, 19 нчы майда Бауман урамында, сәгать янында эшләячәк. Акцияләр 15:00 дән 19:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Теләге булганнар сәламәтлекләрен тикшерә, социаль хезмәткәр һәм психолог белән киңәшләшә алачак.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм Президент грантлары фонды акчасына «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
ВИЧ-инфекция еллар буе кешене борчымаска һәм үзен медицина ярдәм итә алмаган стадиядә сиздерергә мөмкин. Ни өчен кешеләр үзләренең ВИЧ-статусы турында белергә теләми һәм зарарланган кеше тулы канлы тормыш алып бара аламы – KZN.RU порталы материалында укыгыз.